Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган телем- изге телем

Ел саен Усад авыл китапханәсендә Бөтенхалык туган тел көненә багышланган төрле әдәби чаралар уздырыла.  Менә быел да 17 февраль көнне китап сөюче дусларыбыз Халыклар теленең никадәр күптөрле, бай булуын, бәйрәмнең килеп чыгу тарихын өйрәнү өчен “Язык Родины” (Туган телем- изге телем) дигән баш астында әзерләнгән китап күргәзмәсе белән танышырга җыелды. Бу күргәзмәдә тәрҗемә китаплары, белешмәләр, сүзлекләр, тел турында әсбаплар, шулай ук балар китаплары урын алган. Бүгенге чарада катнашучылар сөйләм теле, язу теле буенча әзерләнгән викторинада да катнаштылар.