“М.М.Пришвинның табигать хәзинәсе”
17 февральда китапханәдә Михаил Пришвинның 150 еллыгы уңаеннан әдәби мозаика үткәрелде. Балаларга табышмаклар чишәргә тәкъдим ителде. Шулай ук, укучылар “М.М.Пришвинның табигать хәзинәсе ” китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының китапханә фондында булган китаплары күрсәтелде. Бу әсәрләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмыйлар: “Кояш хәзинәсе”, “Куян тәпиләре”, “Төлке икмәге”, “Тылсымлы түгәрәк артыннан” һ.б. Пришвин китаплары – укучыларына гел ачышлар ясый . Мондый әсәрләрне укып, кеше дөньяның нинди матур һәм гаҗәп булуын аңлый.
