“Газиз туган телем”
21 февральдә Биектау авыл китапханәсе “Петушок” балалар бакчасында «Газиз туган телем» дигән әңгәмә уздырды. Чара Халыкара туган тел көненә багышланды. Укучыларга рус һәм татар халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли үзенчәлекләре турында сөйләделәр, милли ашлар белән таныштырдылар.Шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан халыкларының милли мирасын чагылдыручы китаплар урын алды.
