«Исәнмесез!»
21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе «Тиенкәй» балалар бакчасында «Исәнмесез!» дигән чара үткәрде. Татарстан-күпмилләтле республика. Төрле милләт кешеләре арасында яхшы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру бик мөһим. Әлеге чараның максаты-күршеңне туган телендә сәламләү культурасын формалаштыру, халыкның гореф-гадәтләре белән танышу . Бу эштә безгә Алексей Олейниковның «Әйт миңа «Исәнме!» китабы ярдәм итте. Балалар Вася турында тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар, чөнки ул төрле милләт телләрендә исәнләшергә өйрәнде, ә бу кешеләрне бик якынайта. Балалар да беларус, таҗик, кытай, армән телләрендә сәламләү сүзләрен өйрәнделәр. Чара «Безнең чыганаклар. Фольклорны укыйбыз» акциясе белән дәвам ителде, «Өч кыз» татар халык әкияте кычкырып укылды. Аннары китап ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар үз куллары белән «Авыз халык иҗаты» китабын ясадылар, битләргә мәкальләр, табышмаклар, халык җырларын керттеләр. Ә соңыннан Дәүләтшин Айдан Масленицага багышланган такмак укыды. Менә шундый иҗади һәм кызыклы очрашу булды.
