Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Халыкның горурлыгы – Туган тел»

2023 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көненә Үзәк балалар китапханәсендә «Халыкның горурлыгы – Туган тел» библиорингы  үткәрелде. Китапханәнең кунаклары һәм рингта катнашучылар «1нче Биектау урта мәктәбенең»  7нче сыйныф укучылары булдылар. Башта балалар кечкенә генә кереш сүзне тыңладылар, анда сөйләмнең нәрсә икәнен, аның функцияләре нинди булуын белделәр. Ике командага бүленеп, алар конкурс уеннарында актив катнаштылар.