Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Татар теле белгечләре»

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Тел-материаль һәм рухи мирасыбызны саклау һәм үстерү өчен иң көчле корал. Бу вакыйгага Юртыш авылы китапханәсе«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән «Татар теле белгечләре»-дигән викторина уздырырдык. Чара барышында туган телебезне белүебезне тикшерердек. Мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә алдык, әдәби сорауларга җавап бирдек. «Минем телем-горурлыгым »-дигән китап күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмәдә татар теле буенча энциклопедия ,сүзлекләр, белешмәлекләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, шулай ук татар әдәбияты классикларының әсәрләре тәкъдим ителде. Чара ахырында Г.Тукайның «Туган тел» шигырен укыдык, ул безгә туган телебезнең безнең өчен никадәр мөһим булуын тагын бер кат ачыклады.