Тел – милләтнең рухи байлыгы
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Биектау авыл китапханәсе “Тел – рухи мирас” күргәзмәсе белән гомуммәктәп чарасында катнашты.Чара Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Күргәзмәдә татар халык иҗаты: әкиятләр, риваятьләр, шулай ук татар язучылары һәм шагыйрьләре китаплары тәкъдим ителә. Күргәзмә китапханәдә эшләвен дәвам итә.
