«Газиз туган телем»
Айбаш авыл китапханәсендә Туган тел көненә багышланган «Газиз туган телем» дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Чара барышында балалар дөньяда күпме тел барлыгын , тел – төрле кешеләр арасында аралашу өчен корал гына түгел, ә шулай ук һәр халыкның мәдәниятен, менталитетын, традицияләрен һәм тарихын йөртүче чара икәнлеген дә белделәр.
Яшь укучыларга Туган тел турында төрле биремнәр тәкъдим ителде. Мәсәлән: «Мәкальләрне белүчеләр», «Тыныш билгеләре турында табышмаклар», «Антонимнар», «Синонимнар», «Фразеологизмны дәвам ит», «Дөрес әйт» һ.б конкурслар.
«Туган телем – минем горурлыгым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, әдәбиятка күзәтү үткәрелде.
