«Гаяз Исхакый – татарның горурлыгы»
Быел татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тула. Гаяз Исхакый– XX гасыр башындагы татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Гомере буена ул уннан артык татар газетасы һәм журналы басмасы инициаторы була, илледән артык әдәби һәм публицистик әсәрләр яза.Бу вакыйгага Юртыш авылы китапханәсе «Гаяз Исхакый – татарның горурлыгы»-дигән китап күргәзмәсен оештырды. Бу күргәзмәдә Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителде. Юртыш авылы китапханәсе фондында Г. Исхакыйның мондый әсәрләре бар: «Зиндан», «Кәләпүшче кыз», «Сөннәтче бабай», «Остазбикә», «Мулла бабай», «Зөләйха», «Тормыш мы бу? ».
