Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Масленица »

Алат авыл җирлегендә мәйданда Масленица үткәрделәр. Аның төп герое –  коймак, кечкенә кояш, аның турында рус язучысы А.Куприн: «Коймак түгәрәге, кызыл һәм кайнар, чын юмарт кояш кебек», – дип язган. Бүген еллар һәм гасырлар узуына, буыннар алмашынуына  карамастан сөенү генә кала, Масленицаның  бәйрәм итү горыф гадәтләре яшәвен дәвам итә. Бәйрәмне оештыручылар гомуми тантана һәм күңел ачу кәефе тудырырга, балаларга һәм өлкәннәргә шатлык китерергә тырыштылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар кайнар, хуш исле коймаклар белән сыйланды.