«Ашык, халык, Масленица бара!»
26 февральдә, Масленицаның соңгы көнендә Татар Әйшәсе авыл китапханәсе, авыл клубы һәм Камай авылының актив халкы белән берлектә, Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә «Ашык, халык, Масленица бара!» дигән күмәк чара үткәрделәр.
Масленица-елның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе, ул бөтен Россия буенча киң билгеләп үтелә. Ул гасыр традицияләрен чагылдыра, буыннан-буынга тапшырыла һәм кыштан язга күчүне символлаштыра. Кунаклар рәхәтләнеп бәйрәм атмосферасына чумдылар, конкурсларда катнаштылар, такмаклар җырладылар, биеделәр һәм күңел ачтылар. Ә Май чабу бәйрәме традицион даирәдә чучелоны яндырып әйләнәр белән тәмамланды
