Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Атаклы язучы якташы Гыймадиева (Сабирова) Ләлә Нәгыйм кызы

Язучы Ләлә Гыймадиеваның туган көне уңаеннан Үзәк китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда тормышы һәм иҗады турында әдәбият, китаплар китапханә фондыннан тәкъдим ителде. Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы 1947 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Биектау районының Мәмдәл авылында туа. Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт университетына укырга керә, ике ел дәвамында “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясендә эшли. Аннан соң 17 ел дәвамында Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та тора. 1988 елдан – ул яңадан Казанда: әдәби киңәшче, җаваплы сәркатип, аннары «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире урынбасары. 1995 елдан  Ләлә Гыймадиева бу газетаның баш мөхәррире. 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, 1995 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.