«Якташыбыз – горурлыгыбыз»
Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. Ләлә Сабированың балалар өчен хикәяләре кыска, эчтәлекле, тәрбияви мәгънәгә ия. Ләлә Сабирова күп кенә бүләкләр һәм лаеклы исемнәр иясе: матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1997 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1988 елдан Татарстан журналистлар берлеге һәм 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген якташ язучыбыз хөрмәтенә китапханәдә «Якташыбыз – горурлыгыбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китапханә фондыннан укучылар өчен язучының «Ике әни һәм бер математика», «Бер уч борчак» кебек китаплары тәкъдим ителгән иде. Язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән укучылар «Әдипләребез» китабыннан таныша алдылар.
