Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Биектау районы якташ язучылар»

Март аенда Бөтендөнья Язучылар көне билгеләп үтелә.Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую турындагы карар 1986 елда Бөтендөнья язучылар клубының 48 нче Конгрессында кабул ителә. Туган як, Туган илгә мәхәббәт безгә балачакта ишеткән җырлар, укыган әкиятләр, китаплар, җырлаган җырлар аша сеңгән. Ә безнең Туган илебез үзебез яшәгән авылдан, районнан башлана. Безнең районнан да бик күп талантлы язучылар, җырчылар, композиторлар чыккан. Якташ язучыларыбызны бәйрәмнәре белән котлап, алар иҗаты турында “Писатели-земляки Высокогорского района” дигән баш астында Усад авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә бүген, ягъни 1 март көнне туган көнен билгеләп үтүче якташыбыз-язучы, журналист, “Сабантуй” балалар газетасының баш мөхәррире Ләлә Гыймадиева(Сабированың)  “Мин аңа бәхет телим”, “Ике әни һәм бер математика” китаплары, “Сабантуй” газетасының яңа саннары урын алды. Шулай ук күргәзмә белән танышучылар игътибарына Хәй Вахит, Солтан Шәмси, Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр, Алмаз Гыймадиев, Ирек Сабиров , Альберт Хәсәнов китаплары да урнаштырылды.