«Халык әкиятләрен укыйбыз»
1 мартта Әлдермеш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Халык әкиятләрен укыйбыз» дип исемләнгән кычкырып укулар узды. Чара башында укучыларга бәйрәмнең килеп чыгышы, кычкырып укуның файдасы, кычкырып укыганда хәтер, дикция, фикерләү яхшыруы турында сөйләделәр. Чара барышында һәр бала яраткан әкиятләреннән өзекләрне кычкырып укыды.
