Балалар китаплары битләрендә укытучы образы
1 мартта Олы Битаман авыл китапханәсе Педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясендә катнашты. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды һәм кычкырып уку сәгате үтте. Күргәзмәдә
төрле чорларда укытучылар турында сөйләүче сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Алар Ч. Айтматовның «Беренче укытучы», В. Распутинның «Француз теле дәресләре», В. Железниковның «Карачкы», Т. Крюкованың «Өйрәнелмәгән дәресләр», шулай ук якташ-язучылар Л. Сабированың
«Ике әни һәм бер математика», «Бер уч борчак», А. Гыймадиевның «Шоколадлы тәнәфес» һәм башка китаплар. Ләлә Сабирова күп еллар мәктәптә эшләгән, нигездә балалар һәм мәктәп тормышы турында яза. Балалар да, өлкәннәр дә Л. Сабирова, А. Гыймадиев әсәрләрен яратып
укыйлар. Чара барышында китапханәче кече сыйныф укучыларына педагог һәм тәрбияче кебек һөнәрләрнең мөһимлеге турында сөйләде, Л. Сабированың «Куллары йомшак иде» әсәрен укыды, язучының иҗаты белән таныштырды. Балалар белән бергәләп хикәя буенча фикер алыштылар,
эчтәлек буенча сорауларга җавап бирделәр. Күргәзмәдә күрсәтелгән барлык китапларда укытучылар төрле-төрле итеп тасвирлана. Һәркемнең үз язмышы, тәрбия алымнары бар, әмма аларның барысын да укучыларга, сайлаган һөнәренә мәхәббәт берләштерә.
