Кешеләр күңелен нечкә тоемлаучы әдибә
1 март – якташыбыз, балалар язучысы Ләлә Сабированың (Гыймадиеваның) туган көне. Ләлә Сабирова 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 17 ел тел һәм әдәбият укытучысы,
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып Олы Битаман урта мәктәбендә эшләве белән дә, Битаман халкы өчен кадерле. Язучының юбилеена Олы Битаман авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда автор турында биографик мәгълүматлар һәм әсәрләре тәкъдим ителде. «Мин аңа
бәхет телим», «Чуфут-Кале малайлары», «Бер уч борчак», «Ике әни һәм бер математика» китаплары балалар, шулай ук авылның өлкән яшьтәге кешеләре арасында популяр. Аларны еш алалар, укыйлар. Ләлә Сабированың хикәяләре балалар психологиясен яхшы белеп, гади, образлы
тел белән язылган.
