Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Якташ – язучы»

1 мартта балалар язучысы, журналист, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Татарстан Республикасы Язучылар Союзы әгъзасы Ләлә Сабировага (Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы) 76 яшь тула. Л.Н. Гыймадиева озак еллар Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л.Сабирова «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әүвәл – әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтип һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан 2004 елга кадәр ул шул ук газетаның баш мөхәррире хезмәтендә. Л.Сабирова 2005 елдан кабат шул ук газетада җаваплы сәркәтип булып эшли. XX гасырның 60-нчы елларыннан республика газеталары һәм журналлары битләрендә бастырыла башлады. Ләлә Сабированың хикәяләре гади, ләкин образлы телдә балалар психологиясен нечкә белү белән язылган.

Ләлә Гыймадиева – безнең якташыбыз, Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы) Мәмдәл авыллынан. Дөбъяз авыл китапханәсендә язучының биографиясе һәм иҗади юлы турында информация әңгәмәсе үткәрелде. Китапханәче китап сөючеләрне Л. Гыймадиеваның биографиясе һәм китапханәдә булган язучының китаплары белән таныштырды.