«Якташ язучыбыз Ләлә Гыймадиева иҗаты»
1 март көнне Кече Битаман китап бирү пунктында якташ язучы Ләлә Гыймадиеваның туган көненә багышланган «Якташ язучыбыз Ләлә Гыймадиева иҗаты» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителде: «Кызарган алмалар», «Чуфут-кале малайлары», «Ике әни һәм бер математика», «Бер уч борчак».
Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның беренче мартында ТР Биектау районы Мәмдәл авылында туа. Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетында белем ала. Аннары «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә 2 ел эшли, соңнан 17 ел дәвамында Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары булып эшли. Ләлә Сабирова 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. XX гасырның 60нчы елларыннан республика газеталары һәм журналлары битләрендә хикәяләре бастырыла башлый. Ләлә Сабированың әсәрләре балалар психологиясен яхшы белүе, гади, әмма образлы теле белән язылган. Китапханәгә килүчеләр күргәзмә белән кызыксындылар. Өлкән буын Ләлә Гыймадиеваны җылы хисләр белән искә алды.
