Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Сәламәтлек-зур байлык”

1 март көнне, “Сәламәтлек-зур байлык” атамасы астында Чыршы авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара узды. Катнашучыларга физик тәрбия, спорт, дөрес туклану һәм диета турында сөйләнде. Сәламәтлек-бәхетнең иң мөһим өлешләренең берсе, ул балачактан сакларга тиешле кешегә бирелгән кыйммәтле әйбер, чөнки сәламәт кеше сәламәт милләт, ә аның белән сәламәт планета булдыра. Укучылар белән китаплар күргәзмәсенә күзәтүләр оештырылды,әңгәмә үткәрелде.