Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Акция «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы»

Кече Битаман китап бирү пунктында, «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясе кысаларында, педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган чара үтте. Башта китапханәче балаларны күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды. Кычкырып уку балага образлы тамашалар тудыруга ярдәм итә, китапка кызыксыну, мәхәббәт, текстны үзе укырга теләк уята  дип аңлатты. .Чара барышында балалар күргәзмәдән өзекләрне мөстәкыйль рәвештә уку өчен китаплар сайлап алдылар. А. Платоновның «Ещё мама», Г. Сабитовның «Чын дәфтәр» хикәяләре укылды. Якташ язучыларыбыз А.Гыймадиев, Л. Гыймадиева хикәяләреннән укылды. Чара укыган хикәяләр турында фикер алышу белән тәмамланды.