Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«2023 елның юбилейлы даталары». Әдәби ринг

Ямаширмә авыл китапханәсендә яшьләр өчен әдәби ринг булып узды.  Чараның төп максаты- яшьләр арасында уку  грамоталылыгын үстерү, төрле яңа технологияләр кулланырга өйрәтү иде. Катнашучылар билгеле вакыт аралыгында  2023 елгы юбиляр китаплар, язучылар иҗаты буенча сорауларга җаваплар таптылар.  Бары егетләрдән генә торган ике команда үзара логик фикерләүдә,  зирәклектә, осталыкта көч алыштылар.  «Апполон»  һәм «Тукай оныклары»  командаларының икесе дә бик актив булдылар.