Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Бу китапта кем яши?»

Март аенда бар дөньяда  Бөтендөнья кыргый табигать көне билгеләп үтелә. Бу көн табигатебезнең гүзәллеген, матурлыгын күрергә мөмкинлек бирә, кешене әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә өйрәтә. Шул уңайдан, балаларга экологик тәрбия бирү максатыннан, Коркачык авылы китапханәсендә «Бу китапта кем яши?» дип исемләнгән экологик сәгать уздырылды. Балалар бәйрәмнең тарихы, «Татарстанның Кызыл китабы» белән таныштылар. Алар ни өчен бу китапның «кызыл» булуын, нинди үсемлек һәм хайван төрләренең бу китапка кертелүен, табигатьтә хайваннарның һәм үсемлекләрнең юкка чыгуына нәрсә сәбәпче булуын һәм табигать дөньясын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Презентация ярдәмендә балалар кыргый табигатьнең гаҗәеп дөньясы турында кызыклы фактлар белән таныштылар, экологик белемнәрен арттырдылар, кыргый хайваннар турындагы табышмакларны чиштеләр, тәкъдим ителгән биремнәрне бик бирелеп, кызыксынып башкардылар. Чара ахырында балалар табигатькә карата  сакчыл, игътибарлы булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.