Бәйрәм дәвам итә
Ташлы Кавал китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә музыкаль кичә булды. Анда яңа оешкан “Ак калфак” башлангыч оешмасына кабул ителгән ханымнарга мәдәният йорты директоры Шәяхмәтова Гөлгенә калфаклар бүләк итте. Ак калфакчылар борынгы җырлардан торган театраль тамаша күрсәттеләр. Китапханә тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Милли киемнәргә бәйле китаплар белән чарада катнашучылар, бик теләп таныштылар. Гармунга кушылып яңгыраган җырлар халык күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсе татар милли ризыклардан тулып торган табын артында дәвам итте.
“Ак калфак” оешмасы озын гомерле булып, сотавлары тагын да ишәеп, иҗат итеп яшәсә иде дигән теләктә калабыз.
