Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ушинский К.Д. – педагог, язучы, кеше

Константин Дмитриевич Ушинский – бөек рус педагогы, педагогика фәненә нигез салучы, танылган балалар язучысы. Ушинский әдәбият белән кечкенәдән нык кызыксына, театрны бик ярата һәм халыкка аң-белем бирү турында хыяллана. Язучының балалар өчен язылган “Два плуга”, “Ветер и солнце”, “Жалобы зайки”, “Лиса и козёл” һәм башка күп кенә китаплары балалар тарафыннан бик теләп укыла, укытучылар һәм ата-аналар өчен тәрбия әсбабы буларак киң кулланыла.

10 март көнне Усад авыл китапханәсендә танылган язучы, педагог Константин Ушинскийга багышланган мәгълүмати чара уздырылды.