Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Яз һәм хатын-кызлар матур!»

Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик кичә үткәрелде. Кичәдә кешелекнең матур яртысы өчен шигырьләр, җырлар яңгырады. Барысына да кызлар башкаруында биюләр һәм тере музыка ошады. Авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре күңелле миниатюралар белән котладылар. «Хатын-кызлар, сезнең өчен!» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Балаларның рәсемнәреннән һәм кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде.