Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Әдәби викторина»

2023 елның 14 мартында Мүлмә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында  «Әдәби викторина» исемле чара уздырылды. Викторинада Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары ике командага бүленделәр: «Жар – птица» һәм «Оптимистлар». Катнашучылар чикләнгән вакыт эчендә 5 раундны уздылар. Викторинаның сораулары рус әдәбиятына,  2023 елның  юбиляр язучыларына һәм аларның иҗатлары турындагы мәгълүматларны белүгә исәпләнгәннәр иде. Китап укучыларга ярдәм йөзеннән  классик язучыларның китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Викторина нәтиҗәләре буенча командаларга бер үк күләмдә баллар бирелде. Чара ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр  тапшырылды.