Татарларның милли гореф-гадәтләре
Усад авыл китапханәсендә “Татарларның милли гореф-гадәтләре” дигән баш астында китап күргәзмәсе оештырылды. Татарстан ул күпмилләтле республика. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, тарихы һәм сәньгате бар. Бүгенге күргәзмәдә Татарстанның иң күп санлы милләте булган татар халкының бәйрәмнәре, йолалары, сәньгате, тарихи истәлекләре турында сөйләгән китаплар урын алды. Күргәзмә турында тулырак “ВКонтакте” социаль челтәреннән һәм “НЭБ” порталыннан түбәндәге юлламалар белән кереп карарга була:
https://vk.com/wall721017464_256
https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-31/news/300484/

