«Сиңа җырлыйм, туган ягым»
18 мартта, Бөтендөнья шигърият көненә, Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә «Сиңа җырлыйм, туган ягым» исем астында шигырьләр яңгырады. Әлеге туган якны өйрәнү чарасын үткәрү өчен Биектау районының үзенчәлекле шагыйрьләренең иҗаты һәм «Биектау шагыйрьләре» китабы сайланды. Чарада катнашучылар белән шигърият турында сөйләштек, биектау шарыйрьләрнең — Г. Аввакумованың «Көз», «Туган район», В. Зининның «Ода Высокой Горе», Х. Гарипов «Биектау» дигән шигырьләрен укыдык, шулай ук Бөреле шагыйрьләре: Д.Август, Г. Виноградова, О. Федорова иҗаты белән таныштык.
