«Чын халык укытучысы» күргәзмәсе Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына.
Ел дәвамында үзәк китапханәгә килүчеләр Антон Семенович Макаренко турында «Чын халык укытучысы» күргәзмәсе белән таныша ала. Укытучылар һәм остазлар — һәр җәмгыятьнең нигезе. Укытучы үзенең укучысына нинди күнекмәләргә өйрәтә, әхлакый нигез салачак, укучы шундый булачак. Бөек шәхес-педагоглар турында сөйләгәндә, без Макаренконы һичшиксез искә алабыз. Антон Семенович Макаренко галим язучы, тәрбияче, совет педагогикасында иң якты шәхес. 2023 елның 13 мартында аңа 135 ел тулды.
Макаренконы чын мәгънәсендә бөек укытучы дип атарга мөмкин, чөнки ул үз карамагындагыларда башкалар күрә алмаганны күрә алган, ул аларда потенциал, үзгәрешләргә, тормышка омтылуны күргән. Аның ярдәме һәм үгет-нәсихәтләре ярдәмендә, күп кенә балалар тормышта үз урыннарын таба, җәмгыятьтә ныклап урнаша, үз илләренең тулы хокуклы гражданнары була ала. Бу кешегә, аның тормышына, бөек хезмәтләренә сокланмыйча булмый.

