Тере табигать турында
20 мартта Шуман авыл китапханәсендә язучы Геннадий Яковлевич Снегиревның юбилеена экологик чара уздырылды. Яшь укучылар Геннадий Снегиревның рус урманының һәм анда яшәүчеләрнең искиткеч дөньясына багышланган яраткан әсәрләрен искә төшерделәр. Шулай ук малайлар һәм кызлар конкурсларда катнаштылар. «Агачлар турында», «Урманга табышмаклар артыннан» дигән конкурсларда сорауларга җавап эзләделәр. «Охотничье истории» китабыннан хикәяләр укыдылар һәм фикер алыштылар. Чарага килгәннәрнең барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

