Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Серле урман»

 21 март көнне Биектау авылы китапханәсендә Халыкара урман көненә багышланган викторина узды. Балалар безнең якларда үсә торган һәм шулай ук сирәк очрый торган агачлар белән дә таныштылар. Китапханәче  балаларга урман  һәм урманда яшәүче җәнлекләр турында кызыклы мәгълүмат бирде. Чара барышында балалар табышмакларга җавап эзләделәр  һәм “Җәнлекне таны?“ дигән  уен уйнадылар.