Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Шигърият елмаюдан башлана»

Бөтендөнья шигърият көне-искиткеч бәйрәм. «Шигърият-ул ишетелә торган рәсем сәнгате» – дип санаган Леонардо Да Винчи. Шигъри сүзнең сихри көче һәр кешегә зур йогынты ясый ала. Бөтендөнья шигърият көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Бу көнне Юртыш авылы китапханәсе «Шигърият елмаюдан башлана»-дигән әдәби сәгать үткәрде. Бу чарада китап укучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләдек, кызыклы фактлар белән таныштырдык. Чарада катнашучылар әсәрләрнең исемен соңгы юллары буенча белделәр, яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар