Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Су — тормыш чыганагы”

22 март көнне Биектау авылы китапханәсендә  “Су — тормыш чыганагы”  дигән экологик белем сәгате узды. Китапханә хезмәткәре укучыларга суның кеше тормышында нинди мөһим роль уйнавы, аның үзенчәлекләре һәм су белән бәйле гаҗәеп фактлар, су ресурсларына сакчыл караш, аларны саклап калу һәм рациональ файдалану турында сөйләде. Чара барышында балалар суның әһәмияте турында видеоролик карап уздылар, һәм шулай ук суны чистарту тәҗрибәсе белән таныштылар. Китапханәче  “Су — тормыш чыганагы” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.