“Китап дусларын җыя”
Һәр елны, мәктәпләрдә язгы ял көннәре башлану белән, барлык китапханәләрдә Балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгы башлана . Аның тарихы ерак сугыш елларына барып тоташа. 1943 елның март аенда Мәскәүдә Колонналар залында уздырыла беренче китап бәйрәме. Шул көннәрдән башлап, бу матур гадәткә әверелде. Шушы бәйрәм уңаеннан, Усад китапханәсендә “Китап дусларын җыя” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Укучы игътибарына танылган язучыларыбызның чәчмә әсәрләре, шигырләр җыентыклары, әкиятләр, файдалы киңәшләр, газета-журналлар тәкъдим ителде.
