Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яраткан китаплар

Дачное авыл китапханәсендә «Яраткан китаплар», – диеп исемләнгән балалар һәм яшьләр китаплары атналыгы ачылды. Яшь укучыларны китап тылсымчысы каршы алды. Ул бәйрәмнең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Укучылар әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда булган әдәби геройлар турында табышмаклар  чишәргә тиеш иде. Ул Н. Носов «Приключения Незнайки», Г. Остер «Сказки», К.Чуковский «Мойдодыр», Р.Зайдулла «Сары кирмәк хәзинәсе», П. Ершов «Конёк-горбунок», А.Барто китаплары. Чара ахырында балаларга «Яшь китап сөючеләр» значоклары тапшырылды.