«Китап битләрендә сихри дөнья»
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы –бар нәрсә белән кызыксынучан һәм китап укырга яратучы балалар өчен иң мөһим вакыйгаларының берсе. Балаларның китап уку теләген үстерү, әдәби китапларның төрлелеге турында күзаллауларын киңәйтү максаты белән Коркачык авылы китапханәсе «Китап битләрендә сихри дөнья» дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китапның кеше тормышындагы роле турында әңгәмә алып бардылар, теге яки бу китапның аларга ничек ярдәм итүе турында үз мисалларын китерделәр, әдәби әсәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, яраткан китапларыннан өзекләр укыдылар. Китап уку – ул файдалы, күңелле һәм кызыклы шөгыль дигән нәтиҗәгә килделәр балалар.
