“Әкияттә кунакта”
Барыбызның да балачагы әкиятләр белән бәйләнгән. Әниләрнең, дәүәниләрнең кичләрен безгә сөйләгән әкиятләре хәммәбезнең дә күңелендә мәңгегә сакланып калгандыр. Һәм алар шулай бездән балаларыбызга, оныкларыбызга күчеп, чылбыр буенча кешелекне тормышка , матурлыкка өйрәтепгомер буе озата барачак.
Балалар китабы атналыгы кысаларында Чернышевка авылы “Тамчы” балалар бакчасы белән берлектә “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әкият дөньясына сәяхәт итеп, балалар борынгы халык әкиятләре, алардагы персонажлар белән таныштылар. Күргәзмәгә куелган балалар китаплары белән кызыксындылар. Әкиятләрдә һәрвакытта яхшылык начарлыкны җиңеп чыга һәм әкият геройлары тәҗрибәсе аркылы балалар гадел һәм игелекле булырга өйрәнәләр.
Чараны дәвам итеп, балалар бакчасы хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән “Теремкәй” исемле экият буенча курчак спектакле күрсәтелде.
