Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Светофорның каникуллары юк

2023 елның 29 мартында Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атнасының өченче көнендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган викторина узды . Викторина барышында балалар җәяүлеләр өчен юл хәрәкәтенең шифрланган кагыйдәсен, китап геройларының нинди транспортта йөргәнен аңладылар. Бөекбританиядә беренче тапкыр нинди транспорт чарасы уйлап чыгарылганын белделәр. Чарада «Биектау районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ начальнигы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы катнашты, ул балаларга яктылыкны чагылдыручы значоклар, велосипедта йөрү кагыйдәләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде. Һәр катнашучыга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында китаплар тапшырылды. Чарада «Светофор эшли ялсыз» китап күргәзмәсе дә ясалды.