Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкият уйныйбыз

2023 елның 30 мартында балалар китабы атнасының дүртенче көнендә балалар юбиляр китаплар белән таныштылар. Аларның күбесе буенча спектакльләр куелган һәм нәфис фильмнар төшерелгән. Шуңа күрә балаларга бер мизгелгә артист булырга һәм «Вася-василек» мини – спектаклен куюда катнашырга тәкъдим ителә. Мәктәп укучылары иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм рольләрне бик яхшы башкардылар. Ә тамашачылар яшь артистларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Мастер-класста балалар оригами техникасында кәгазьдән лотос чәчәге ясарга өйрәнделәр.