Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Әсәр кем хакында?”

Балалар арасында иң популяр әсәрләр – әкиятләр. Моның сәбәбе – әкиятләрнең бик мавыктыргыч, оста итеп иҗат ителүе, әкият эчтәлегенең балалар тәбигатенә , аларның хыялый күзаллавына бик якын булуында. Балаларның фантазиясе бай, аларда әкият геройларына охшарга тырышу бик көчле. Язгы каникуллар вакытында Усад китапханәсендә “Әсәр кем турында?” –дип аталган әдәби уен-викторина оештырылды. Балалар үзләренең яраткан әкиятләре турында, яңа чыккан әсәрләр турында фикер алыштылар, викторинадагы “Бу кайсы әкият?”, “Сорау-Җавап”, “Бу персонаж кайсы әкияттән?”, “Монда кем артык”  һ.б. шундый сорауларга җавап бирделәр.