“Геройны әйтеп бир”
30 мартта Чернышевка авылы киапханәсендә “Геройны әйтеп бир” дип исемләнгән викторина уткәрдек. Китап укучылар бирелгән өзек, яисә табышмак, яки рәсем буенча әкиятнең исемен, геройны белергә, шулай ук бүтән әкияттән ялгыш килеп кергән геройны әйтеп бирергә тиеш иде, бу биремне алар тулысынча башкарып чыктылар. Чара ахырында балаларга А.С.Пушкин әкиятләре буенча буктрейлер күрсәтелде.
