Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рабит Батулла — әкиятләр остасы

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында яза. Аның хикәяләре, әкиятләре, юмористик әсәрләре 60 нчы елларда барлыкка килә башлый. Язучының юбилей датасына Инсә авыл китапханәсендә Рабит Батулла әкиятләрен кычкырып уку чарасы узды. Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Рабит Батулла өч дистәдән артык китап авторы, шуларның егермедән артыгы балалар өчен. Балаларга аеруча аның маҗаралы әкиятләре ошый. Батулланың барлык әкиятләре балаларга бик ошый, чөнки алар игелек, юмартлык, табигатькә һәм барлык тереклеккә мәхәббәт уяталар.