Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халыкара балалар китабы көне.

2023 елның 2 апрелендә Үзәк балалар китапханәсендә «Тылсымчылар кайда яши» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Халыкара балалар китабы көненә багышлаган. Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган: 2 апрель — бөек дат язучысы-әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Күргәзмәдә планетаның төрле почмакларында балалар өчен язылган иң яхшы китаплар күрсәтелде. Әлбәттә, үзәк урынны Ганс Христиан Андерсен китаплары алды. Махсус  QR-кодларга телефон камерасын китереп, «Әкиятләр патшасында кунакта» дип аталган интерактив уенын уйнарга мөмкин. Ул Г.Х. Андерсен иҗатына багышланган.