Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Оча, сайрый, кем ул безнең янәшәдә яши?

Кошлар көне уңаеннан Коркачык авылы китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Оча, сайрый, кем ул безнең янәшәдә яши?» дип исемләнгән экологик сәгать уздырды. Чара видеодәрес белән башланып китте, аның ярдәмендә балалар үзләренең сайраулары белән безне таң калдыручы кошлар турында кызыклы мәгълүмат алу белән генә чикләнмичә, аларның тавышларын да ишетә алдылар. Шулай ук балалар С.Михалковның «Кукушка и скворец» әкиятенә нигезләнгән гыйбрәтле мультфильм карадылар, кошлар турында табышмаклар чиштеләр, аппликация ярдәмендә төрле төстәге кошлар ясадылар. «Оча – очмый» уены да бик күңелле үтте. Балалар матур, төсле китаплардан да кошларны кызыксынып күзәттеләр.