Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби кичә

2023 елның 1 апрелендә Казан шәһәрендә Р.Курбанның «Ике роман» романы презентациясе узды. бу чарада Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Каләмдәшләр» клубы әгъзаләре һәм китапханә системасы хезмәткәрләре дә катнашты.

Презентациядә галимнәр Р.Йосыпов, М. Хәбетдинова, Ф. Галимуллин; әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр Р. Рахмани чыгыш ясады,  «Артык кешеләр», «Җидегәнән төш нур» романнарының өстенлекләрен билгеләп үттеләр. Китап презентациясе бер сулышта узды. Барлык чыгышлар да эчтәлеге белән аерылып торды.

Концерт программасы мәгърифәтчелек характерында булды. Р. Корбанны котларга татар интеллигенциясе вәкилләре килде. Сәхнәдә Р. Курбан шигырьләренә, Илгиз Закиров музыкасына җырлар яңгырады. Сәхнәгә бүген халык белән сирәк очрашкан җырчылар чыкты: Г.Фарукшин, А. Хөсәен һәм башкалар. Концерт программасының төп өстенлеге шунда ки, мэтрлар янында яшьләр дә чыгыш ясады. Залда эчкерсезлек, җанлылык атмосферасы хөкем сөрә. Татар рухы һәрнәрсәдә хакимлек итә… Сәхнәдә татар халкының иң яхшы вәкилләре булды: үткән, хәзер, киләчәк!!!