Китаплар иле
Олы Битаман авылы китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә балалар өчен викторина уздырылды. Балалар өчен китап мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә гаҗәеп сәяхәтләр һәм ачышлар белән тулы яңа дөньяга тәрәзә. Китап белем бирә, фикерләүне, күзаллауны һәм сөйләмне үстерә, әмма иң мөһиме — ул тоемларга, теләктәшлек итәргә һәм яратырга, яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәтә. Халыкара балалар китабы көне – баланың тормышында уку нинди мөһим роль уйнаганын тагын бер тапкыр искә төшерү өчен бик яхшы сәбәп. 2 апрель датасы очраклы гына сайланмаган – ул бик күп матур әкиятләр бүләк иткән Ханс Кристиан Андерсенның туган көненә туры килә. Балалар «Алыштырылган исемнәр» (әкиятне дөрес итеп атарга), «Билгесез персонаж портреты» (әкият героен тасвирлау буенча билгеләргә), «Әкияти матуркайлар» (әкият принцессаларының иң күп санын атаучы) биремнәрендә катнаштылар. Чара ахырында әкиятләрне иң яхшы белүчене билгеләдек. Балалар әкиятләрне укырга ярата, шуңа күрә биремнәрне үтәгәндә кыенлыклар тумады. Сорауларга бердәм рәвештә җавап бирделәр.
