Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәламәтлек сукмагы буйлап

7 апрель көнне Биектау авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек сукмагы буйлап» исемле  китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә өч бүлектән тора: «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», «Матурлык һәм сәламәтлек», «Дөрес туклану». Күргәзмәгә күзәтү барышында китапханәче укучыларны китаплар белән таныштырды һәм сәламәтлекне саклау серләре турында сөйләде. Шулай ук укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында вакытлы басма тәкъдим ителде.