Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Сәламәт тәндә сәламәт рух»

Ел саен Алат авыл китапханәсе укучылары белән “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” акциясендә катнаша. Акцияләр сәламәтлекне ныгытырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра, балаларда, яшьләрдә һәм өлкән буында сәламәт яшәү рәвеше потенциалын үстерә һәм саклый. Спорт мәйданчыгында күңелле эстафеталар, йөгерү һәм сикерү, туп белән кызыклы конкурслар узды, анда балалар спорт күнекмәләрен, җитезлекне, тизлекне, осталыкны күрсәтә алдылар. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр мавыктырган. Барысы да бар көчләрен куеп тырыштылар. Дуслык җиңде!