Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Галәмгә сәяхәт

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.  Коркачык авылы китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә балалар өчен «Галәмгә сәяхәт» дип исемләнгән танып белү һәм  күңел ачу программасын оештырды. Презентация ярдәмендә балалар үзләренә галәм, космонавтлар, йолдызлар һәм планеталар, Гагарин һәм аның батырлыгы, космонавт булу өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар, космоска багышланган китаплар белән таныштылар. Шуннан соң чарада катнашучылар галәмгә сәяхәткә кузгалдылар. Балалар ике космик экипажга бүленеп  табышмакларны чиштеләр, конкурсларда һәм эстафеталарда ярыштылар. Гомумән, чын космик сынау уздылар. Балаларга аеруча «Ракетаны төзе», «Йолдызларны җый», «Дус һәм тату экипаж», «Космосны яса» кебек конкурслар ошады. Ахырда балалар галәмгә багышланган рәсемнәрне матур, пөхтә итеп буядылар. Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч үтте.